Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан күчемсез милеккә бәяләр арту буенча миллионлы шәһәрләр арасында бишенче урынны алды
Казан күчемсез милеккә бәяләр арту темплары буенча халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында бишенче урынны алды. Июльдә әзер торакның бер квадрат метр бәясе июнь белән чагыштырганда 1,4 процентка арткан һәм 238,6 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы Мәскәүне узып китте, анда үсеш 1 процент дәрәҗәсендә иде, дип хәбәр итә «РБК Недвижимость».
Рейтингның лидеры - Красноярск (1,8 процент, квадрат метры 149,3 мең сумга кадәр). Беренче бишлеккә шулай ук Екатеринбург (+1,7 процент, 168,7 мең сумга кадәр), Түбән Новгород (+1,7 процент, 186,4 мең сумга кадәр) һәм Чиләбе (+1,5 процент, 124,2 мең сумга кадәр) шәһәрләре кергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз