Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәрләр арасында авиабилетларга бәяләр кимү буенча беренче өчлеккә керде
Сентябрь башында Казанда авиабилетлар август белән чагыштырганда арзанайган. Минималь тарифларның уртача бәясе 26,2 процентка кимегән, ә Казан – Минеральные Воды юнәлеше бәяләр төшү буенча лидерларның берсе булган, анда билетлар 53,7 процентка очсызланган. Россия Туроператорлары ассоциациясе аналитиклары шундый мәгълүматлар китерә.
Ассоциация экспертлары бәяләвенчә, җәйге пик сезоны тәмамланганнан соң авиакомпанияләр акцияләрне активрак куллана, бу күпчелек эчке маршрутлар буенча очышлар бәясенең кимүенә китерә.
Тулаем Россия буенча сентябрьдә авиабилетларга минималь тарифлар августныкыннан 11-15 процентка түбәнрәк булган. Авиакомпанияләрнең бәяләрне сезонлы киметүе өстәмә йогынты ясаган. Аерым алганда, S7 Airlines – 50 процент, ә «Урал авиалинияләре» һәм Smartavia 30 процентка кадәр ташламалар тәкъдим иткән.
Әмма барлык юнәлешләр дә арзанаймый. Әйтик, Казаннан Сочига очу бәясе узган елның сентябре белән чагыштырганда - 29,2 процентка, ә августка караганда 13,9 процентка арткан. Аналитиклар моны көз башында курортлардан кире юнәлештәге рейсларга ихтыяҗ зур булу белән бәйли.
Бәяләрнең сезонлы кимүенә дә карамастан, ил буенча авиаочышлар бер ел элеккегә караганда кыйммәтрәк. 2026 елның сентябрендә багажсыз минималь билетның уртача бәясе 6,3 процент арткан һәм 11,4 мең сум, ә багажсызы, 11,4 процентка кыйммәтләнеп, 14,9 мең сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз