news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан эш һәм тормыш балансы буенча төбәк үзәкләре арасында икенче урынны алды

Казан эш һәм тормыш балансы буенча төбәк үзәкләре арасында икенче урынны алды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласы эш һәм тормыш балансы буенча Федерация субъектлары үзәкләре арасында икенче баскычта урнашты. Төбәк башкалалары рейтингын «Ведомости» газетасы төзегән.

Аерым алганда, Казан чагыштырма эш хакы буенча төбәк үзәкләре арасында икенче позициядә урнашкан. Салымнарны һәм торак арендасы бәясен чигергәннән соң биредә медиана эш хакы 3,8 төбәк яшәү минимумына тигез булган. ТР башкаласын Ханты-Мансийск шәһәре генә узып киткән, ә өченче позициядә Мәскәү һәм Көньяк Сахалин урнашкан.

Рейтингны төзүчеләр Мәскәүне шәһәр тормышы үсеш дәрәҗәсе эталоны итеп билгеләгән һәм Россия башкаласы өчен бу күрсәткечне 100 баллга бәяләгән. Казан белән Самара (34 балл) җиденче позицияне биләгән. Санкт-Петербург (80 балл), Краснодар (48), Екатеринбург (39), Түбән Новгород (36), Севастополь (37), Новосибирск һәм Ростов-Дон (35әр балл) алды икенче-алтынчы баскычларда урнашкан.

Нәтиҗәдә, төбәк башкалалары арасында Екатеринбург эш һәм тормыш балансы буенча беренче урынны алган. «Ведомости» версиясе буенча беренче өчлекне Түбән Новгород йомгаклаган.

Рейтингны төзүчеләр Федерация субъектлары үзәкләрен ике төп критерий (чиста медиана эш хакы дәрәҗәсе һәм инфраструктураның җәлеп итүчәнлеге) буенча чагыштырган. Моның өчен аларга Росстат мәгълүматларын һәм «Яндекс Карты» тарафыннан тәкъдим ителгән кайтавазлар статистикасын өйрәнергә туры килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot