news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина хезмәтләренең сыйфаты буенча Россия лидерлары рәтенә керде

Казан медицина хезмәтләренең сыйфаты буенча Россия лидерлары рәтенә керде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Развивай.РФ» платформасының яңартылган тормыш сыйфаты индексыннан күренгәнчә, Казан кешеләр медицина хезмәтләренең сыйфатыннан югары дәрәҗәдә канәгать булган Россия шәһәрләре исемлегенә кергән.

Лидерлар арасында шулай ук Нальчик, Якутск, Петропавловск-Камчатский, Майкоп, Пенза һәм Владивосток бар. Билгеләп үтелгәнчә, бу шәһәрләрнең күбесендә сәламәтлек саклау системасын цифрлаштыру, шул исәптән электрон медицина карталарын кертү актив үсеш ала.

Пациентларга үзләренең медицина мәгълүматларыннан онлайн танышу мөмкинлеге бирә торган цифрлы сервислар Россия төбәкләрендә көннән-көн ныграк тарала, дип өстәде аналитиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot