news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан – Воронеж маршруты буенча яңа авиарейс ачылды

Тагын берничә шәһәргә рейслар булдырырга ниятлиләр

 (Казан, 22 октябрь, “Татар-информ). “Казан” халыкара аэропортында Казан – Воронеж маршруты буенча яңа авиарейс ачылды.

Әлеге рейсны “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе тормышка ашыра. Рейслар атнасына 3 мәртәбә - дүшәмбе, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәренә планлаштырылган. Очуның дәвамлылыгы - 1 сәгать 40 минут.

“Казан” халыкара аэропортының генераль директоры Алексей Старостин сүзләренчә, октябрьнең өченче декадасында очулар географиясен киңәйтергә ниятлиләр һәм Россиянең Курск, Кострома, Волгоград, Пермь, Сургут һәм Нижневартовск кебек шәһәрләренә дә рейслар булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot