news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан волонтерлары махсус операция зонасына 3 тонна гуманитар йөк җибәрде

Бүген Казаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.

Гуманитар йөк җибәрүне ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча «Zа Победу! Казань» оешмасы директоры, Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы Евгения Коцарь оештырды.

Фото: © «Татар-информ», Дарья Агеева

«Zа Победу! Казань» оешмасы катнашучылары хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәләр, маскировка челтәрләре үрәләр, формалар тегәләр, гуманитар ярдәм җыялар, шулай ук мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан хатлар җибәрәләр.

Әлеге оешма 2022 елдан бирле эшли. Бүген алар махсус хәрби операция зонасына 3 тонна гуманитар йөк җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot