news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан волонтерлары Луганск Халык Республикасы халкына гуманитар ярдәм китерде

Казан волонтерлары Луганск Халык Республикасы халкына гуманитар ярдәм китерде
Фото: © "Татар-информ"

«Юл башы» оешмасы волонтерлары шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә Татарстаннан гуманитар ярдәм илтте. Бу волонтерлар оештырган унсигезенче гуманитар миссия булды, дип яза «Татар-информ».

Волонтерлар Лобачевский исемендәге лицей укучыларыннан Лисичанскиның 18нче мәктәбе өчен гуманитар ярдәм тапшырды. Гуманитар йөккә канцелярия товарлары җыелмалары, матур әдәбият, төсле принтер, принтер өчен кәгазь, чыбыксыз тычкан (беспроводная мышь) һәм клавиатура комплекты кергән. «Таткнига» компаниясе хезмәткәрләреннән өстәмә рәвештә принтер өчен кәгазь, география һәм информатика буенча уку материаллары, контурлы карталар һәм атласлар тапшырылды.

Моннан тыш, активистлар Рубежноеда булды, анда мохтаҗ гражданнар өчен дару, көнкүреш химиясе һәм медицина техникасы китерделәр.

Татарстан волонтерлары Валуйское авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына пластик чүп мичкәсе, памперс, пеленка, кием-салым һәм урын өстендә яткан авыру кешеләр өчен медицина җиһазы тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot