news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан волонтерлары Дан аллеяларын тәртипкә китерәчәк

Шулай ук яшьләр оешмаларының вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сугыш вакытында җирләнгән каберләрен тәртипкә китерәчәк

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 10.00 Казан зиратларында Дан аллеяларын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сугыш вакытында җирләнгән каберләрен җыештыру эше алып барылачак.
Чара Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты тарафыннан оештырылган. Чарада волонтерлар – заводларның яшьләр оешмасы вәкилләре (“Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”, “Казан мотор җитештерү берләшмәсе”, “Казан вертолет заводы”), профессиональ лицейларда (№123, №68 һәм №33), Казан авиация-техник көллияте, Казан медицина-фармацевтика көллияте, Казан энергетика техникумы, Казан тимер юл транспорты техникумы, №8 һәм №137 мәктәп укучылары, КДМУ, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, КДЭУ, Россия гадел хөкем академиясе һ.б. студентлары катнаша.
Җыештыру эшләре “Коры елга бистәсе”, “Архангель”, “Арча”, “Кызыл тау”, “Окольный”, “Самосыр”, “Дәрвишләр бистәсе” зиратларында уздырылачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot