news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан волейболчылары Уфа командасыннан өстенрәк чыктылар

Бер үк вакытта уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов командасы җиңүгә иреште.

Казан волейболчылары Уфа командасыннан өстенрәк чыктылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак барс” хоккейчылары кебек “Зенит” волейбол командасы да Уфа спортчыларына каршы көрәште. Хоккейчылардан аермалы буларак, “Зенит” – “Урал” матчында Казан волейболчылары өч сетның өчесендә өстен чыгып җиңделәр. Уен Казанда Волейбол үзәгендә узды.

Беренче сетта “Зенит” җиңеп чыкты: 1-0 (25:21).

Икенче сетта “Урал” волейболчылары 5 очкога калышып оттырдылар: 2-0 (25:20).

Өченче сетта да өстен чыгып, Казан волейболчылары әлеге уенда җиңүгә ирештеләр: 3-0 (25:18).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Валентин Кротков.

Бер үк вакытта “Зенит” командасында уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов әлеге уенга баш тренер буларак чыкты.

Киләсе уенны “Зенит” Самара өлкәсендә “НОВА” командасына каршы үткәрәчәк. “НОВА” – “Зенит” матчы 24 февраль 16:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100