news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан волейболчылары Сургутта җиңү яулады

Киләсе уенда ике “Зенит” көч сынашачак.

Казан волейболчылары Сургутта җиңү яулады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит” волейболчылары Сургут шәһәрендә “Газпром-Югра” командасына каршы уйнады. Әлеге уенда “Зенит”, бер сетта оттырып, гомуми исәп буенча җиңү яулады.

Беренче сетта “Зенит” 4 очкога өстен чыкты: 0-1 (21:25).

Икенче сетта “Газпром-Югра” волейболчылары уңышлырак булдылар: 1-1 (25:22).

Өченче сетта “Зенит” җиңде: 1-2 (20:25).

Дүртенче сетта, өстенлекне алып, “Зенит” командасы әлеге уенда җиңүгә иреште: 1-3 (25:27).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Валентин Кротков.

  • Киләсе уенда Казан “Зенит”ы Санкт-Петербургның “Зенит” командасы белән очраша. Матч 9 мартта 18:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100