news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан волейболчылары Россия Кубогы финалында катнашачак

Казанның “Зенит” волейбол командасы ярымфинал этапта “Кузбасс”ны җиңде.

Казан волейболчылары Россия Кубогы финалында катнашачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит ” волейбол командасы ирләр арасында Россия Кубогы өчен ярышның ярымфинал этабында Кемерово шәһәренең “Кузбасс” командасын җиңде. Казан волейболчыларына финалга юл ачылды. Уен Казанда Волейбол үзәгендә узды.

Беренче сета өстенлекне ”Кузбасс” командасы алды: 0-1 (20:25).
Икенче сетта “Зенит” исәпне тигезләштерде: 1-1 (25:22).
Өченче сетта “Зенит” җиңде: 2-1 (25:18).
Дүртенче сетта да өстенлекне “Зенит” алды 3-1 (25:22).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия Кубогын дүрт ел рәттән җиңеп барды (2014-2017). Быел да Казан волейболчылары бу ярышта җиңү өчен көрәшәчәк.

Финалда Санкт Петербург “Зенит”ы һәм Казан “Зенит”ы көч сынашачак. Уен 15 декабрь Казанда Волейбол үзәгендә узачак. 18:00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100