news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан волейболчылары кунакта җиңүгә ирештеләр

“Зенит” волейбол командасы, өч сетта да өстенлекне алып, “Енисей”ны җиңде.

Казан волейболчылары кунакта җиңүгә ирештеләр
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит” волейболчылары Красноярск шәһәрендә җиңүгә ирештеләр. Казанлылар бу елның беренче матчларында “Енисей” командасына каршы уйнадылар һәм кунакта өстенлекне ала алдылар.

Өч сетта да Казанның “Зенит” волейбол командасы җиңеп чыкты.

Беренче сет: 0-1 (19:25).
Икенче сет: 0-2 (22:25).
Өченче сет: 0-3 (23:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Алексей Спиридонов, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Валентин Кротков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100