news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәрләр исемлегенә керде

Чемпионат 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Новосибирск һәм Уфада узачак.

Казан волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәрләр исемлегенә керде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Халыкара волейбол федерациясе ир-ат командалары арасында волейбол буенча 2022 елгы дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләр исемлеген раслады. Болар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Новосибирск һәм Уфа. Бу турыда Бөтенроссия волейбол федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

«Матчлар Казанда кайсы урында узасы билгеле түгел. Безнең Волейбол үзәге, Баскет-холл һәм «Татнефть Арена» бар. Безне бөтен дөньядан күпләгән волейбол сөючеләрне җыйган тамаша көтә. Безнең җыелма команда составында Татарстан мәктәбе укучылары да катнашыр дип өметләнәм», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.

24 җыелма команда чыгыш ясаячак турнир 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Беренче этапта командалар һәрберсендә дүртәр җыелма команда буенча алты төркемгә бүленәчәк.

Икенче этапка 16 команда чыга: һәр группадан ике иң көчлеләр һәм иң яхшы өстәмә күрсәткечләр белән өченче урынны алган дүртәр җыелма команда. Әлеге 16 команда һәрберсендә дүртәр җыелма команда буенча дүрт төркемне тәшкил итәчәк.

Өченче раундка («Алтылык финалы») әлеге төркемнәрнең җиңүчеләре һәм иң яхшы өстәмә күрсәткечләр белән икенче урыннарны алган тагын ике команда чыгачак. Өченче төркем раундында бүләкләр өчен көрәшне дәвам итүче алты команда ике өчлеккә бүленә, ике иң яхшы җыелма команда ярымфиналга чыга.

Дөнья чемпионатының хәлиткеч стадиясендә ярымфиналлар (10 сентябрьдә), өченче урын өчен матч һәм финал (11 сентябрьдә) узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100