news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан вокзалы модернизацияләү нәтиҗәсендә, күп функцияле транспорт узелына әйләнәчәк
Казан-1” вокзал комплексын реконструкцияләүнең беренче этабы биек пассажир платформалары һәм җәяүлеләр өчен күперләр төзелешен күздә тота
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Казан тимер юл вокзалының пассажирлар уздыру сәләтен арттыру һәм “Казан” халыкара аэропорты белән ике арада хәрәкәтне оештыру максатыннан, транзит поездлары хәрәкәте Восстание станциясенә күчереләчәк.
Восстание станциясендә “Казан-2” транспорт-күчеп утырту узелы эшен оештыру инде 2008 елда ук башланган иде. Аңа кадәр бу станция аша 3 пар транзит поезды гына уза иде. 2011 елга аларның санын 27 гә җиткерү ниятләнә. Поездлар хәрәкәтен шул рәвешле оештыру аларның юлда булу вакытын 1 сәгатькә кыскарту мөмкинлеген бирә.
Казан вокзалын модернизацияләү нәтиҗәсендә, ул пассажирларга төрле транспортка утыру өчен уңайлы булган күп функцияле транспорт узелына әйләнәчәк.“Казан-1” вокзал комплексын реконструкцияләүнең беренче этабы биек пассажир платформалары һәм җәяүлеләр өчен күперләр (инвалидлар өчен күтәртү механизмнары булган) төзелешен күздә тота. Икенче этапта күп катлы конкорслар (төрле транспорттан файдаланучы пассажирларны бүлү өчен заллар) төзү ниятләнә. Шушы эшләр башкарылганнан соң, 2013 елда Казан тимер юл вокзалы ерак араларга йөрүче үзебездә формалашкан поездларга, шәһәр яны поездларына, “Казан” халыкара аэропорты пассажирлары өчен каралган электр поездларына хезмәт күрсәтә башлаячак.
Шушы көннәрдә бу хакта Универсиадага әзерлек кысаларында Казан тимер юл станциясе-Аэропорт маршрутында интермодаль пассажирлар ташуны оештыру мәсьәләләренә багышлап уздырылган киңәшмәдә сүз барды, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot