news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вокзалларында пассажирларны терминалдан билет алырга өйрәтәләр

Быел терминаллар аша 170 мең билет сатып алынган

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Горький тимер юлы”, “Содружество” ААҖ пассажирлар өчен шәһәр яны компаниясе белән берлектә, “Клиентлар өчен заманча хезмәт күрсәтү — шәһәр яны поездларына билетларны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларыннан сатып алу” акциясе уздыра.

Әлеге акциянең максаты — пассажирларны мондый терминаллар аша билетларны сатып алуга өндәү һәм җәлеп итү. “Содружество” ААҖ техник бүлеге Сергей Тереньев әйтеп узганча, билетларны терминаллар аша 30 яшькә кадәрге кешеләр сатып ала, ә 40 яшьтән узганнар, терминалга ышанмау сәбәпле, билетны касса аша сатып алуны кулайрак күрә. Терминаллардан кулланучы пассажирларның күләме якынча 9-10 процентны тәшкил итә, ягъни терминаллар аша быел 170 меңләп билет сатылган дигән сүз. Ташламаларга ия булучылар әлегә мондый терминаллар аша билет сатып ала алмый, чөнки җиһаз ташламага ия булуны раслаучы документларны танырга әлегә җайлаштырылмаган.

Татарстан вокзалларында, билет сатып алырга мөмкинлек биргән 24, ә республикадан читтә (Чувашия, Удмуртия, Башкортстан һәм Киров өлкәсе) исә шундый 11 терминал урнаштырылган.

2 сентябрьдән алып, ай дәвамында, ТР башкаласының “Казан” һәм “Казан-2” вокзаллары залларында терминаллардан кулланырга өйрәтүче, терминал аша билет сатып алырга ярдәм итүче хезмәткәрләр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100