Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанны Россия тимер юлларының «Өч башкала» яңа туристик маршрутына керттеләр
Казан 2027 елга Россия тимер юллары туристик поездларының яңа юнәлешләре арасына керде. Яңа графикта компания «Өч башкала» маршрутын (Мәскәү – Казан – Ижевск – Мәскәү) ачарга ниятли.
Холдингта хәбәр итүләренчә, Россия тимер юллары 2027 елга һәм 2028 елның беренче кварталына туристлык поездлары графигын раслаган.
«Турпоездлар саны 131гә кадәр арта – бу гамәлдәге график белән чагыштырганда 11 ә күбрәк. Аларның 87се – еракка йөрүче поездлар», - диелә Россия тимер юллары компаниясе хәбәрендә.
Моннан тыш, компания маршрутлар географиясен киңәйтергә җыена. Туристик поездлар илнең 54 төбәге буенча йөриячәк. Маршрут челтәренә беренче тапкыр Удмуртия Республикасын һәм Тверь өлкәсен, шулай ук Шуя, Щекино һәм Углич керәчәк. Яңа юнәлешләр арасында шулай ук «Волжские просторы» (Мәскәү – Самара – Әстерхан – Мәскәү) һәм «Ржевский рубеж» (Мәскәү – Ржев – Торжок – Мәскәү) маршрутлары да бар.
Россия тимер юлларында билгеләп үтүләренчә, барлык гамәлдәге туристик поездлар да йөрүен дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз