news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ветераннарына Дуслык йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

27 апрельдә Татарстан халыклары Дуслык йортында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына төрле ведомстволар юридик ярдәм оештыра.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). 27 апрельдә Татарстан халыклары Дуслык йортында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына төрле ведомство һәм оешмалардан түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Түләүсез юридик ярдәмне Татарстан юстиция министрлыгы оештыра. Сораулар белән 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.
Акциядә хокук идарәсенең дәүләт милке мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин катнаша.

Дуслык йортында шундый чаралар даими уза. Аларда, кагыйдә буларак, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәте, Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашып килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot