news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ветераннары Башкортстан башкаласына сәяхәт итте

Мәдәни программаның бер өлеше буларак, ветераннар Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты музеенда булды.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Казан ветераннары делегациясе Башкортстан башкаласына дусларча чакыру буенча барды. Мәдәни программаның бер өлеше буларак, ветераннар Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты музеенда булды, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы матбугат хезмәте.

15 кешедән торган төркем Казаннан Уфага сәяхәткә Башкортстан башкаласының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Фәйзрахманов ярдәме белән чыккан.

“Әлеге очрашуларның әһәмияте бик зур, ветераннар яшь буында патриотлык рухын арттыруда гамәли тәҗрибә белән ярдәмгә килә”, - дип аңлатма бирә Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты җитәкчесе, полиция генерал-майоры Фәим Мөхәммәтшин.

Экскурсия Александр Матросов бюстына чәчәкләр салу белән төгәлләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100