news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолетлары Коми һәм Ненец автономияле округына тапшырылды

Алар Россиянең барып җитәргә кыен булган районнарында яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә файдаланылачак.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия вертолетлары» холдингы Казан заводында эшләп чыгарылган ике Ми-8МТВ-1 медицина вертолетын Коми һәм Ненец автономияле округына тапшырды, дип хәбәр итә Казан вертолет заводының матбугат хезмәте.

Алар Россиянең барып җитәргә кыен булган районнарында яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә файдаланылачак.

Хәзерге вакытта Дәүләт транспорт лизинг компаниясе программасы кысаларында яңа килешүләр төзү хакында фикер алышулар бара, дип искәртте «Россия вертолетлары» холдингы генераль директорының маркетингы һәм бизнесны үстерү буенча урынбасары Александр Щербинин.

Быелның ахырына кадәр тагын 6 Ми-8 вертолетын тапшыру күздә тотыла. Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән төзелгән килешү нигезендә «Россия вертолетлары» холдингы 2017 елда 23 Ми-8 һәм 6 «Ансат» вертолеты җибәрергә тиеш.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100