news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолетлары Иранда икътисади зоналар арасында очышлар ясау өчен файдаланыла ала

Иран белән Татарстан авиация өлкәсендә хезмәттәшлекне җәелдерергә мөмкин.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). Татарстан белән Иран авиация өлкәсендә хезмәттәшлекне җәелдерә ала. “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч шулай дип хәбәр итте.

“Соңгы елларда ике ил арасындагы хезмәттәшлек үсешендә алга китеш бар, төрле өлкәдә мөмкинлекләрне һәм хезмәттәшлекне җанландырып җибәрү күзәтелә, – диде Алибеман Эгбали Зарч. – Иранның төрле төрдәге җиңел очкычлар һәм гражданлык вертолетларына булган ихтыяҗына игътибар итеп, күп санлы сөйләшүләр алып барылуы, ихтыяҗларны карау һәм бәяләү өчен делегацияләр алмашу – табигый хәл”.

Искәртеп үтик: былтыр сентябрьдә Казан вертолет заводы базасында “Россия вертолетлары” холдингы вәкилләре белән Иран компаниясе – “Iran Helicopter Support and Renewal Company” – делегациясе үзләренә “Ансат” җиңел вертолетларын сатып алу һәм Иранда җыю эшен оештыру турында сөйләшүләр алып барды. Әлеге вертолетларны алар туристлар йөртүдә, икътисади зоналар арасында һава юлы булдыруда, баруы кыен булган төбәкләрдә яшәүчеләргә төрле ярдәм күрсәтүдә файдаланырга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100