news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводының 6 "Ансат" вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясе ала

Казан вертолетлары барып җитәргә кыен булган районнарда яшәүче гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә кулланылачак.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Казан вертолет заводында җитештерелгән алты "Ансат" вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясе алачак. Бу хактагы килешүгә ноябрь аенда "Россия транспорты" халыкара юбилей форумында имзаланган иде.

""Россия вертолетлары " холдингы һәм "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" 2017 елга Ми-8МТВ-1, Ми-8АМТ 13 вертолеты һәм алты "Ансат " вертолетын төзү турында килешү төзеде, элек әле дүрт машина турында гына сүз барган иде. Вертолетлар "Россия Федерациясенең барып җитү кыен булган районнарда яшәүче гражданнарга вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү" буенча Россия Федерациясенең Президент карамагындагы стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар Советы президиумы раслаган өстенлекле проектны тормышка ашыруда кулланылачак", – дип билгеләп үтелгән "Россия вертолетлары " холдингы сайтында.

Холдинг 2017 ел ахырына кадәр килешенгән барлык йөкләмәләрне үтәргә ниятли. Авиация техникасы транспорт дәүләт компаниясенә билгеләнгән вертолетларны милеккә хокуклы итеп тапшырачак.

Искәртеп үтик, узып баручы елда күпмаксатчан "Ансат" вертолеты заказчылар санын киңәйтте: машинаның медицина модификациясе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100