Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан вертолет заводында яңа цех эшли башлады
Яңа цех ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнашты.
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Бүген Казан вертолет заводында яңа гальваник җитештерү цехы ачылды. Цехны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнашты.
Җитештерүне модернизацияләү заводка хезмәт җитештерүчәнлеген 15 процентка арттыру мөмкинлеген бирә. Проектка 2 млрд сум инвестиция кертелгән. Шуның 70 проценты үз акчабыз, калган 30 проценты федераль бюджеттан алынган.
Яңа корпуста урнаштырылган заманча насослы агымсуларны чистарту станциясе елына 2,3 млн сум акчаны янга калдыру мөмкинлеген бирә.
Яңа технология 87 процент агымсуны технологик процесска яңадан кайтара һәм энергочыганакларны 40 процентка кадәр экономияләү мөмкинлеген бирә. Шәһәр канализациясенә ыргыту 91 процентка кадәр кимергә тиеш.
Бүген ачылган 12 мең квадрат метрдагы гальваник цех корпусы берничә участокны берләштерә һәм иске типтагы чистарту корылмаларын юк итә. Җитештерү мәйданын ул 27 процентка киметә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз