news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан вертолет заводында яңа директор эшкә кереште

Казан вертолет заводының элеккеге директоры Алексей Белыйга республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). «Россия вертолетлары» холдингына керә торган Казан вертолет заводы коллективына бүген яңа генераль директорны тәкъдим иттеләр. Ул — элегрәк «Казан электротехника заводын» җитәкләгән Владимир Гинсбург. Бу хакта «Россия вертолетлары» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу кысаларында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан вертолет заводының элеккеге директоры Алексей Белыйга республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Аның алга таба эшкә урнашу урынын холдингта аныкламыйлар.

«Россия вертолетлары» генераль директоры Николай Колесов сүзләренчә, заводның яңа җитәкчелеге алдында 2022 елда якынча 100 вертолет чыгару һәм предприятиенең табышын 3,5 млрд сумга кадәр арттыру бурычы тора.

«Моннан тыш, киләсе елда берничә әһәмиятле вакыйга булачак — модернизацияләнгән „Ансат-М“ вертолетын беренче тапкыр заказчысына тапшыру, Ми-38 вертолетын беренче тапкыр экспортка чыгару. Владимир Гинсбург идарә итүдәге бай тәҗрибәсе белән бу бурычларны үти алыр дип ышанам», — диде Николай Колесов.

«Россия вертолетлары» генераль директоры вазифасына Николай Колесов нәкъ бер атна элек — 2021 елның 30 ноябрендә кереште. Моңа кадәр ул «Радиоэлектрон технологияләр» (КРЭТ) концерны белән җитәкчелек иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot