news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводында Чемезов һәм Миңнехановка җитештерү-укыту үзәген тәкъдим иттеләр

«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан вертолет заводында булды. Кунакларга быелның сентябрендә ачылырга тиеш җитештерү-укыту үзәген тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.

«Казанга, Казан вертолет заводына килгән саен мин гел яхшы якка үзгәреш күрәм. Бер ел эчендә диярлек бик күп мәйданчык, шул исәптән заманча укыту үзәге сафка бастырылган. Мин, дөресен генә әйткәндә, тагын кайда шулай тиз төзүләрен белмим дә. Бу җитәкчеләр, беренче чиратта, «Россия вертолетлары» холдингы җитәкчесе, Казан вертолет заводы генераль директорының тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлбәттә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ярдәме өчен зур рәхмәт», - диде Сергей Чемезов.

«Ростех» башлыгы «Россия вертолетлары»ның бөтен дөньяда билгеле компания булуын, анда эшләнгән вертолетларның планетадагы барлык илләрдә диярлек очуын билгеләп итте. Ул җитештерү-укыту үзәгенең модерн стилендә төзелүен әйтте.

«Хәтта үземдә дә андагы берәр станокта эшләргә өйрәнү теләге туды. Әлбәттә, хәзерге станоклар белем таләп итә. Мәктәптә кыру станогында эшләргә өйрәнгәнемне хәтерлим әле... Бу, әлбәттә, бөтенләй башка», - дип искәртте Чемезов.

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, төзелешнең шулай тиз тәмамлануы Татарстанда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә күп еллар алып барыла торган эштән башка мөмкин булмас иде.

«Миндә бу объект зур тәэсир калдырды. Биредә, әлбәттә, төп бурычны заказчы үтәгән, ә подрядчы эшен җиренә җиткереп башкарган», - диде федераль министр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикада «Ростех» дәүләт корпорациясенә керә торган ике танылган бренд булуына игътибар юнәлтте. «Бу - Казан вертолет заводы, дөньяда аны яхшы беләләр. Икенчесе – КАМАЗ», - дип искәртте ТР Рәисе.

Миңнеханов Казан вертолет заводына күрсәтелгән ышанычның гамәлгә ашырылачагын әйтте. «Без биредә эшли торган коллегаларның һөнәри профессионализмына һич тә шикләнмибез. Хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм эшегез белән горурланабыз», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов предприятие хезмәткәрләренә.

Аннары Казан вертолет заводы техникасы - Ми-8, Ми-38 һәм «Ансат» вертолетлары фонында «Ростех» дәүләт корпорациясе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100