news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводында бомбага тотучы легендар "По-2" самолеты макетын урнаштырылды

Предприятиедә Җиңү көне алдыннан традицион бәйрәм чаралары узды

 (Казан, 8 май, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Казан вертолет заводында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган митинг узды. Ачык күк астында Хезмәт даны музее экспозициясендә яңа экспонат -бомбага тотучы По-2 самолеты макетын ачу һәм отставкадагы авиация полковнигы, сугыш ветераны Михаил Сидоровның “Оружие Победы по имени По-2” китабын презентацияләү булды.

Бәйрәм чарасында “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры урынбасары, Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Лигай, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, ветераннар советы вәкилләре, әлбәттә, заводлылар – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты.
“Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан безнең заводта җитештерелгән По-2 самолеты макетын урнаштырдык. Сугыш елларында Ленинградтан эвакуацияләнгәннән соң безнең 387 нче завод Казанда бу машинаны чыгара башлады. Сугыш елларында 11 меңнән артык самолет чыгарылды. Заводлылар көн-төн, сменада 12 сәгать эшләде, планны 200-300 процент үтәде. Бу самолет сугыш елларында бомбага тотучы авиациянең ярты хәрби очышын диярлек башкарды. Без, заводлылар, бомбага тотучы авиация составына кергән барлык хәрби самолетларны да диярлек безнең завод чыгаруы белән горурланабыз. Бирегә куелган самолетка карап, яшь буын бу батырлык белән һәрвакыт горурлансын һәм исендә тотсын. Бүген әлеге һәйкәл ярдәме белән Бөек Җиңү өчен хезмәт куючыларның истәлеген мәңгеләштерәбез”, - диде Вадим Лигай яңа экспонатны тәкъдим итеп.

Шундый машиналарның берсендә отставкадагы авиация полковнигы, Михаил Сидоров 657 хәрби очыш ясаган. Ветеран шәхси истәлекләре буенча аның хәрби бүлеге тарихын төзегән. Штурманны шәхси архивында бу хезмәт озак яткан, әмма бүген, бәйрәм алдыннан, завод җитәкчелеге ярдәме белән ветеранның әллә кайчангы хыялын чынга ашыру мөмкин булды: “Оружие Победы по имени По-2” китабы нәшер ителде.

Заводта бәйрәм чараларын ветераннар һәм тыл хезмәтчәнәре хөрмәтенә траицион митинг дәвам итте. Мәртәбәле кунаклар Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен концерт куелды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100