Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан вертолет заводына пресс-рейд уздырыла
Быел предприятие 25 млрд. сум файда алыр, саф табыш, 2010 елдагы кебек, 3 млрд. сум тирәсе булыр, дип белдерде аның генераль директоры Вадим Лигай
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева катнашындагы рейд барышында илнең авиатөзелеш комплексындагы әйдәп баручы предприятиесе саналган "Казан вертолет заводы" ААҖ эшчәнлеге һәм үсеш стратегиясе турында аның генераль директоры Вадим Лигай мәгълүмат биреп, яшь белгечләр әзерләүнең үзләре гамәлгә ашырган юллары хакында шәрехләде. Шулай ук җитештерү цехларындагы вазгыять, эш барышы, яшьләр белән эшләүдә уңай тәҗрибәләре белән заводның структур подразделениеләре җитәкчеләре, ә егетләр үзләре заводның Яшьләр берлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Киң профильле станокчылар әзерләү, квалификацияләрен күтәрү, кыска вакытка исәпләнгән аерым-аерым шәхсән әзерлек программаларында катнашкан һәм "Mazak" япон фирмасының заманча җиһазлары белән яңартылган участокларда эшләү өчен өйрәнү узган яшь эшчеләрнең, ягъни заводның киләчәктә таянычы булырдайларның уй-фикерләре, XXI гасыр эш кешесенең төрле мәсьәләдә карашлары, киләчәккә планнары журналистлар өчен аеруча кызыклы булды.
Җитештерү-белем бирү кластерына кагылышлы мәсьәләләр буенча сорауларга А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) ректоры Юрий Гортышев җавап тотты, шушы макталган югары уку йортын тәмамлап чыгып Казан вертолет заводында эшләүче яшь белгечләр производствода хезмәт, тырышлык, үҗәтлек һәм яңа технологияләр ярдәмендә юкны бар итүнең ямен-тәмен, шул ук вакытта уртак эш җаваплылыгын аңлатырга тырышты. Җыеп кына әйткәндә, “Россия вертолетлары” холдингына кергән шушы предприятиедә әле берничә генә ел элек хезмәт юлын башлап, КДТУ (КАИ) тәмамлап килгәннәр дә, белем алу белән практиканы бергә бәйләү юлы белән квалификацияле эшче белгеч булып җитешкәннәр дә канәгатьлек, эчке горурлык белән хезмәттәге уңышларын сөйли, алга таба да программа белән идарә ителә торган җитештерү җиһазларының яңаларын үзләштерү теләген белдерә. Генераль директор журналистларның сорауларына җавабында, быел предприятие 25 млрд. сум файда алыр, саф табыш, 2010 елдагы кебек, 3 млрд. сум тирәсе булыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, былтыргыдан ким түгел, диде.
1933 елдан елъязмасын яза башлаган Казан вертолет заводы бүгенге көн белән генә яшәми - аның үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Традицияләре дигәннән, хезмәт династияләрен барлап, заводка тугры гаиләләрне, нәселләрне җае туры килгән саен мактап телгә алу гадәте бар биредә. Генераль директоры Вадим Лигай сүзләренчә, Хезмәт ветераны, Мактаулы хезмәт ветераны исемнәре бирелү, хезмәттәшләре алдында бүләкләү, хәтта Мактау тактасы да гамәлдә сакланган. Ләкин, ни үкенеч, эшче белгечлекләрнең дәрәҗәсе җәмгыятьтә соңгы елларда төшкән, шуңа күрә, аны лаеклы урына кайтару кирәк. Бу җөмләдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, 21 сентябрь - Машина төзүчеләр көне зурлап билгеләп үтәргә ниятләнә, шушы һөнәри бәйрәмдә республика җитәкчелеге дә катнашачак, бу исә эшче белгечлекләрне популярлаштыруда уңай вазифа башкарачак.
Хәзерге вакытта журналистлар завод музеенда әлеге предприятие тарихы белән таныша, Казан вертолет заводының яңарышы-үсеше, аның тарихын "язучы" оста куллар һәм акыллы җитәкчеләр турында кызыксына. Заводның үткәненнән бүгенгесенә күзгә күренмәс күпер салып, биредә аның ядкарьләрен саклауда һәм яшь буынны лаеклы алмаш итеп тәрбияләүдә музейның роле зур булуын аңлап эш ителгәне күренеп тора.
(Фотосурәтләрдә (сулдан – уңга): А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) ректоры Юрий Гортышев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Лигай; программа белән идарә ителә торган станок операторы, IV разрядлы белгеч Евгений Кутузов; вертолет җыю цехы).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз