news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводы яңа контракт буенча беренче медицина “Ансат”ын тапшырды

Вертолетлар тапшыру чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Бүген Казан вертолет заводы яңа контракт буенча Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә беренче медицина “Ансат” вертолетын тапшырды. Завод 2018 елның беренче яртыеллыгында заказчыга тагын 11 вертолет тапшырырга планлаштыра.

Узган елда Казан вертолет заводы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә медицина модификациясендә алты “Ансат” вертолетын тапшырган иде. Быел заказ 12 машинага кадәр җиткерелде. Гомумән алганда, “Россия вертолетлары” холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә төрле типтагы 31 вертолет эшләүне планлаштыра.

“Без программага һәм төбәкләрдә вертолетларга ихтыяҗ зур булуын аңлыйбыз. Бу эшне туктатмадык, бүген без беренче “Ансат”ны тапшырабыз. Безнең бурыч – агымдагы елның беренче яртыеллыгында 31 вертолет тапшыру”, - дип әйтте журналистларга “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

Вертолетлар тапшыру чарасында шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” ГАҖенең авиация буенча генераль директоры урынбасары Антон Королев һәм башка рәсми затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100