news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводы РФ Оборона Министрлыгына өч хәрби-транспорт вертолеты тапшырды

Очкыч машиналарны Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу кабул итеп алды

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Казан вертолет заводында җитештерелгән өч "Ми-8МТВ-5-1" хәрби-транспорт вертолеты "Российские вертолеты" холдингы тарафыннан РФ Оборона министрлыгына тапшырылды.

Бүген хәрби техникагы кабул итеп алу Россия оборонасының Илкүләм идарә итү үзәге һәм алты сәнәгый предприятие, шул исәптән Казан вертолет заводы, белән видеоконференция форматында узды. Хәрби продукцияне РФ оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу кабул итеп алды.

"Өч берәмлек "Ми-8МТВ-5-1" вертолеты "Казан вертолет заводы" тарафыннан җитештерү графигы буенча әзерләнде. Вертолетлар дәүләт контракты һәм техник документация белән каралган барлык сынауларны да узды һәм хәрби вәкиллеккә техник кабул итү өчен тапшырылды. Предприятиенең  контрактта каралган барлык бурычлары расланган вакытта һәм тиешле сыйфатта үтәлер дип ышанам", - дип белдерде Россия оборонасының Илкүләм идарә итү үзәге белән Казаннан торып элемтәгә чыккан Казан вертолет заводы директоры Вадим Лигай.

"Ми-8МТВ-5-1" вертолетлары барлык сынауларны да узган, 639 нчы хәрби вәкиллек тарафыннан кабул ителгән һәм файдаланучы оешмага тапшырылган. Видеоконференция барышында билгеләп узылганча, аэродромдагы һава торышы очышлар өчен туры килми иде, шуңа да, метеошартларга бәйле рәвештә, вертолетларны Казаннан файдаланучы оешмага күчерү 13 октябрьгә билгеләнде.

Килешүләр нигезендә, "Ми-8МТВ-5-1" вертолетлары Көнбатыш хәрби округына җибәрелә. Казан вертолет заводының маркетинг һәм сәүдә буенча директоры Валерий Пашко журналистларга хәбәр иткәнчә, "Ми-8МТВ-5" вертолеты теләсә нинди климат шартларында бурычларны үтәвен раслаган. Ул үз категориясендә дөньядагы иң яхшыларның берсе санала. "Вертолетта яңа электроника урнаштырылган һәм характеристикасы буенча заман таләпләренә туры килә, элеккеге кебек үк алдынгы, ышанычлы һәм сыйфатлы. Аның көндәшлеккә сәләтлелеген АКШ Хөкүмәтенең Әфганстанда файдалану өчен транспорт чарасы сыйфатында нәкъ менә әлеге вертолетны сайлавы да күрсәтә. Аны дөньяның 80 илендә файдалану вертолетның лаеклы булуын сөйли", - билгеләп үтте В.Пашко.

"Дәүләт заказчысы 2020 елга кадәр "Ми-8МТВ-5" вертолетларына килешү төзеде. Бу 3 машина - бу әле барлык эшләнмәләр түгел. Быел безнең план буенча тагын 14 "Ми-8МТВ-5" вертолеты бар, моннан тыш, Казан вертолет заводы, «Ансат-У» вертолетларын эшләүче буларак, 25 ноябрьгә кадәр 6 машина җибәрергә әзер. Алар тулысынча әзер диярлек инде", - дип хәбәр итте Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә РФ Оборона министрлыгының 639 нчы хәрби вәкиллеге башлыгы Анатолий Золин.

Россия көч структураларына җибәрелә торган "Ми-8МТВ-5-1" хәрби-транспорт вертолеты 4 мең килограммга кадәр йөк һәм техника күчерү өчен эшләнгән. Вертолет шулай ук эзләү-коткару операцияләрен һәм төрле махсус бурычлары үтәү өчен файдаланыла. Ул заманча элемтә комплекслары белән җиһазландырылган.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100