news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде

Вадим Лигай "Россия вертолетлары" холдингы генераль директорының инфрструктура үсеше буенча урынбасары итеп билгеләнгән.

Казан вертолет заводы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде
president.tatarstan.ru

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Казан вертолет заводы Директорлар советы карары белән предприятиенең яңа генераль директоры итеп Юрий Пустовгаров билгеләнгән. Элек ул Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең идарә итүче директоры вазифасын биләгән иде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан вертолет заводы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Республлика Президенты Вадим Лигайга нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде, аның җитәкчелегендә Казан вертолет заводында серияле җитештерү һәм Ансат вертолетлары белән тәэмин итү, предприятиенең җитештерү егәрлекләрен киңкүләмле модернизацияләү буенча мөһим бурычлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Президент Юрий Пустовгаровка яңа вазифада уңышлар һәм алга таба да заводның үсеш алуын теләде.

2007 елдан бирле генераль директор вазифасын биләгән Вадим Лигай “Россия вертолетлары” холдингы генераль директорының инфрструктура үсеше буенча урынбасары итеп билгеләнгән.

Чарада "Ростех” дәүләт корпорацияләре авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Президентының ярдәмчесе Равил Зарипов та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100