news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вертолет заводы ел нәтиҗәләре буенча 1,5 млрд. сум керем көтә

Ә киләсе елда предприятие 20 миллиард сум табыш алырга ниятли

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казан вертолет заводы 2009 елда 1,5 млрд. сумга якын һәм киләсе елда рекорд керемен алмакчы була. Бу хакта “Казан вертолет заводы” ААҖнең генераль директоры Вадим Лигай бүген танылган конструктор Михаил Мильның тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция кысаларында узган матбугат конференциясендә белдерде.
“Быел 81 вертолет җитештерәбез. Аның 70ен сатабыз, тагын 11ен киләсе елга кала, - дип белдерде В.Лигай. – 2010 елга 76 вертолет җитештерергә планлаштырылган, әмма якын арада план тагын 5 машинага артачак”.
“2009 елның 9 аенда Казан вертолет заводы” 10 миллиард сумлык продукция сатты һәм 1 миллиард керем алды, - диде “Казан вертолет заводы” ААҖнең генераль директоры. –Ел нәтиҗәсе буенча 15 миллиард тирәсе керем һәм якынча 1,5 миллиард табыш алырга планлаштырабыз”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100