news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Казан вертолет заводы” Чилида Ми-17 һәм “Ансат” вертолетларын тәкъдим итте
“Россия вертолетлары” холдингы «FIDAE 2010» аэрокосмик күргәзмәсендә Латин Америкасы илләре өчен эшләп чыгарыла торган вертолетлар тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). “Россия вертолетлары” холдингы (аның составына “Казан вертолет заводы” ААҖ дә керә) төбәктә иң зурлардан саналган «FIDAE 2010» аэрокосмик күргәзмәсендә (Сантьяго, Чили) Латин Америкасы илләре өчен эшләп чыгарыла торган вертолетлар тәкъдим итте. Бу хакта “Казан вертолет заводы” ААҖнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә Ми-17, “Ансат” (“Казан вертолет заводы” ААҖ), Ка-32А11ВС, Ка-226Т вертолетлары урын алган. “Рособоронэксперт” федераль дәүләт унитар предприятиесе “Россия вертолетлары” холдингы предприятиеләрендә җитештерелгән Ка-28М һәм Ка-31 хәрби вертолетларын тәкъдим итә.
Бүгенге көндә Россиядә җитештерелгән вертолетлар дөньяның 100 илендә, шул исәптән Куба, Бразилия, Мексика, Колумбия, Венесуэла, Перу, Чили һәм Латин Америкасының башка дәүләтләрендә бар. Холдинг Американың ике кыйтгасындагы партнерларга Россия вертолетларының теләсә нинди бурычны үтәргә мөмкинлек бирүче универсаль модель рәтен тәкъдим итә. Ка-226Т, «Ансат», Ми-34С1, Ми-17, Ка-32А11ВС, Ми-38 һәм Ми-26Т вертолетлары – әнә шундыйлардан.
Сервис үзәкләре инфраструктурасы “Россия вертолетлары” ААҖнең вертолетлар белән сату итү географиясенә җавап килә. Аерым алганда, Ауропада берничә сервис үзәге һәм ремонт предприятиесен сертификатлаштыру юнәлешендә эш алып барыла. Холдингның сервис үзәкләре БДБ илләренең барысында да диярлек бар. 2009-2011 елларда Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, үзәк һәм көньяк Африкада сервис үзәкләре төзелгән яки төзеләчәк. Латин Америкасында бу челтәрне Мексика һәм Перудагы инде эшләп килгән үзәкләр хисабына киңәйтү күздә тотыла. Хәзерге вакытта шундый сервис үзәкләре Венесуэла һәм Бразилиядә төзелә.
“Безнең Латин Америкасы партнерлары Ми-8/17 һәм Ка-32А11ВС төрендәге Россия вертолетлары белән яхшы таныш. Алар дөньяда иң ышанычлы һәм ихтыяҗ зур булган машиналардан санала. Бүгенге көндә әлеге вертолетларның дөньяның 100 илендә файдаланылуы очраклы хәл түгел. Без үзебезнең хәзерге партнерлар белән хезмәттәшлек итәбез һәм Американың ике кыйтгасында да яңа партнерлар табарга өметләнәбез”, - дип белдерде “Россия вертолетлары” ААҖнең башкарма директоры Андрей Шибитов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot