news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан вертолет заводы” ААҖ 3 нче кварталда 2,5 тапкыр табышын арттырган

Июльдән сентябрьгә кадәр предприятиенең кереме 873 миллион сум тәшкил иткән

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). “Казан вертолет заводы” ААҖ 2010 елның 3 нче кварталында 873 миллион сум чиста керем алган, бу икенче квартал күрсәткечләреннән 2,4 тапкыр артык. Компания белдерүенчә, икенче кварталда Казан вертолет заводының чиста табышы 359 миллион сум тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен: 2009 елның өченче кварталында КВЗ табышы 673 миллион сум тәшкил иткән.
2010 ел башыннан алып КВЗның чиста табышы 2273 милион сум булган. Компания 2009 елның 9 аенда 1117 миллион сум акча эшләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100