Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан велосәяхәтчесе Валерий Сморчков Монголиягә экспедиция планлаштыра
Казан велосәяхәтчесе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты доценты Валерий Сморчков Бөек ефәк юлы буйлап Истанбулга кадәр сәяхәттән соң яңа халыкара экспедициягә әзерләнә – аның киләсе максаты Монголия булачак. Бу хакта ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.
Сморчков сүзләренчә, яңа маршрут ул үткән Евразия юлларының дәвамы булырга тиеш.
«Алдагы максат – Монголия. Узган маршрутларымның берсе тәмамланган Казахстаннан старт алырга һәм алга таба Монголия ягына хәрәкәт итәргә планлаштырам. Альтернатива сыйфатында Кытайны карыйм, өстәвенә хәзер моның өчен мөмкинлекләр бар», – дип билгеләде ул.
Киләчәктә велосәяхәтче Азияне тикшерүне дәвам итәргә ниятли.
«Глобаль яктан әйткәндә, минем акрынлап бөтен Азияне диярлек әйләнеп чыгасым килә: Ерак Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, Вьетнам, Таиланд, Сингапур. Кайчан да булса Япониягә һәм Көньяк Кореягә барып җитү бик кызык булыр иде. Әле күп нәрсә геосәясәткә дә бәйле. Австралия, Африка, Көньяк Америка һәм Европа турында хыяллар бар», - дип билгеләде ул.
- Сморчков иптәше Александр Локалов белән Бөек ефәк юлы маршруты буенча Казаннан Истанбулга велосипедларда барып җитте. 52 көн эчендә сәяхәтчеләр 4,2 мең километрдан артык юл үткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз