news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ватерполистлары мөһим стартлар алдыннан җыенга китте

Җыеннарга Казан су тубы мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар да җәлеп ителде

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Синтез” ватерполистлары Кипрның Пафос шәһәренә 10 көнлек җыенга китте. Биредә Казан командасы Россия Чемпионатының дүртенче турына, шулай ук Евролиганың башлангыч раундындагы хәлиткеч уеннарга әзерләнә.

Бу юлы команда киңәйтелгән составта шөгыльләнәчәк. Җыеннарга Казан су тубы мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар да җәлеп ителде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте. “Синтез” спортчылары Казанга 31 декабрьдә кайта. 2 гыйнварда алар даими күнекмәләр уздыруга керешәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100