Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан вакыйгалы туризм өчен популяр юнәлешләр арасына керде
Зур фестивальләр һәм спорт чаралары вакытында Казан кунакханәләренә ихтыяҗ сизелерлек арта. Бу хакта «Татар-информ»га «Островок» кунакханәләрне һәм апартаментларны онлайн-броньлау сервисы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Казан бүген бай мәдәни һәм спорт календарен формалаштыра һәм илдә вакыйгалы туризмның төп юнәлешләренең берсе позициясен ныгыта. Быел җәй шәһәрдә мәдәни чаралар уза – мәсәлән, урам театры фестивале, шулай ук эре музыкаль вакыйгалар, шул исәптән VK Fest һәм «Яңа дулкын», һәм спорт активлыклары – чемпионатлардан алып массакүләм йөгерүләргә кадәр. Мондый вакыйгалар төбәккә сәфәрләр өчен сизелерлек стимул булып тора: туристлар Казанга күрше шәһәрләрдән генә түгел, бөтен Россиядән килә», – дип билгеләде сервисның идарәче директоры Ирина Козлова.
Тикшерү күрсәткәнчә, россиялеләрнең яртысы концерт, фестиваль яки спорт вакыйгасы өчен сәяхәткә чыгарга әзер. Сораштырылганнарның чиреге инде шундый тәҗрибәгә ия, тагын 23 процент ял форматын сынап карарга тели яки мондый сәфәрне планлаштыра.
Тагын 10 процент респондент даими рәвештә юнәлешне нәкъ менә кызыклы чаралар сәбәпле сайлавын әйткән. Сораштырылганнарның 15 проценты өчен концерт яки фестиваль инде төзелгән планнарны үзгәртергә сәбәп була ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз