Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан вакыйгалы туризм өчен иң яхшы шәһәр дип танылды
Казан Russian Event Awards Халыкара премиясенең «Вакыйгалы туризм өчен иң яхшы шәһәр 2025» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасы 28 ноябрьдә Түбән Новгородта узды.
Татарстан башкаласы Russian Event Awards төп бүләген алып, илнең әйдәп баручы туристлык үзәкләренең берсе булуын раслады. Конкурста илнең 63 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Көньяк Осетиядән 473 проект катнашты.
Моннан тыш, киң колачлы «Төнге велофест» фестивале «Патриотик туризм өлкәсендә иң яхшы вакыйга» номинациясендә өченче урынны яулады. 2025 елда чараның маршруты Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде, анда бөтен илдән 4 мең кеше катнашты.
Казан Кремленең «Җанланган риваятьләр һәм хикәятләр» проектының уңышы башкала өчен тагын бер әһәмиятле бүләк булды. Театр фестивале «Иң яхшы театральләштерелгән урам тамашасы һәм карнавал» номинациясендә җиңүгә иреште.
Халыкара «НУР» медиасәнгать фестивале шулай ук җиңүчеләр рәтендә. Чара 1 миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң яхшы туристлык вакыйгасы дип танылды. Фестиваль ел саен шәһәр мохитен заманча сәнгатьнең киң колачлы мультимедиа мәйданчыгына әйләндерә: тамашачыларга яктылык инсталляцияләре, цифрлы арт-объектлар, аудиовизуаль перформанслар һәм төрле илләрдән килгән рәссамнарның эшләре тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз