news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан вәкилләре спортның парлары бию төре буенча Идел буе Кубогында 9 алтын медаль алды

Казанлылар тагын 2 көмеш һәм 5 бронза медаль дә алды

  (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кичә Казанның “Олимпиец” спорт комплексы базасында спортның бию төре буенча “Идел буе Кубогы-2015” турниры уздырылды.
Ярышларда Россиянең 28 шәһәреннән һәм төбәгеннән 900 пар катнашты. 274 пар Татарстан данын яклады.

Шул рәвешле, паркетта Латин Америкасы һәм Европа программасы да тәкъдим ителде. Ярыш нәтиҗәләренә караганда, Казан вәкилләре 9 алтын, 2 көмеш һәм 5 бронза медаль алды, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100