Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендәге музейларга бердәм билет белән кереп булачак
ТР Милли музее Казан үзәгендәге биш филиалыннан бердәм билет белән кереп була торган музейлар квартал-маршрутын формалаштырачак. Бу хакта «Татар-информ»га музейның яңа директоры Айрат Фәйзрахманов сөйләде.
«Бу – Горький музее, Сәйдәш музее, Боратынский музее, Җәлил музей-фатиры һәм Ленин музее. Барысына да 3-5 минутта җәяү барып җитәргә мөмкин. Әлеге биш музейга бару өчен бердәм билет алу аларның һәркайсына аерым билет сатып алуга караганда арзанрак булачак», - дип белдерде Фәйзрахманов.
Киләсе этапта ТР Милли музее партнерлык проектын «Казан» шәһәр музей комплексы белән гамәлгә ашырачак.
«Кышын шундый эксперимент ясап караган идек. Ул вакытта Казан Кремле белән бердәм билет булдырдык. Бу программага университет музеен да интеграцияләргә уйлыйбыз. Без төрле музей учреждениеләре ярдәмендә музей байлыгыбызны ачарга телибез», - дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз