news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендәге йортны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә телиләр

Казан үзәгендәге йортны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә телиләр
Фото: okn.tatarstan.ru

Казандагы «Архитектор М.П.Коринфскийның торак йорты»н мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрына кертү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының рәсми сайты хәбәр итә.

Ведомство хәбәр иткәнчә, бина 18 гасыр ахырында – 19 гасыр уртасында архитектор Василий Кафтырев тарафыннан төзелгән һәм Г хәрефе формасындагы ике катлы таш корылма булып тора.

Булачак мәдәни мирас объекты Казанның тарихи үзәгендә Карл Маркс урамы,16 адресы буенча урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot