news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә юл-транспорт һәлакәте аркасында трамвайлар туктаган

Татарстан һәм Тинчурин урамнары чатында трамвайларның туктап торуы турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте. Аларның сүзләренә караганда, хәрәкәтнең туктау сәбәбе – трамвай һәм җиңел машинаның бәрелешүе. Хәрәкәт инде ярты сәгатьтән артык тукталды.

«Татар-информ»га Метроэлектротранс хәбәр иткәнчә, 1 нче маршрут трамвайлары хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Хәзерге вакытта ДАИ хезмәткәрләре килүе көтелә.

Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot