Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендә XIX гасырда классицизм стилендә төзелгән йортны 90 миллионга саталар
Казан үзәгендә ХІХ гасырда төзелгән йорт сатыла. Ул Уң як Болак урамында урнашкан, 41 нче йорт. Бинаның мәйданы 570 квадрат метрдан артык. Сатучы аның өчен 90 миллион сум сорый. Игълан бушлай белдерүләр сайтында урнаштырылган.
«XIX гасыр башында төзелгән искиткеч йорт бизнес җәмәгатьчелеге һәм туристларны үзенең урыны, гадәти булмаган архитектурасы, аркалы тәрәзәләре һәм классицизм стилендәге декоратив бизәкләре белән җәлеп итә», – диелә белдерүдә.
Ике катлы бинада түшәмгә кадәр биеклек дүрт метр, камин, подвал һәм түбәләр астында антресольләр бар. Йорттан 200 метр ераклыкта Бауман урамы урнашкан. Сатучы үзе йортны «уникаль объект» дип атый.
Искәртеп узабыз, мәдәни мирас объектлары исемлегендә бу йортны табып булмады, ә исемлектә Уң як Болак урамы, 41/12 адресындагы йорт белән янәшә урнашкан бина бар. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында «Татар-информ» соравына әлегә җавап бирмәделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз