news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә төтен таралуын видеога төшергәннәр

Бүген Казан үзәгендә төтен таралган. Видео социаль челтәрләрдә чыккан.

Шаһитлар әйтүенчә, төтен Уң Булак урамы тирәсендә чыккан, дип хәбәр итә. Аларның фикеренчә, юл хезмәткәрләре кулланган техника янган.

«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урында җылылык трассасы ремонтлана һәм анда 0,5 квадрат метр мәйданда җылыткыч яна.

news_right_1
news_right_2
news_bot