news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига һәйкәл куярга телиләр

Казан үзәгендә татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига һәйкәл кую планлаштырыла. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова республика Дәүләт Советының сигезенче утырышында хәбәр итте.

«Һәйкәлне Татарстан урамындагы 7нче йорт янында, Насыйри исемен йөртүче урам башында кую планлаштырыла. Җир кишәрлеге әлеге йортның милекчеләренеке», - дип сөйләде ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы.

Хәзерге вакытта йорт кулланучыларының һәйкәл куюга ризалыгын алырга тырышалар, дип билгеләде ул.

Әюпова әйтүенчә, һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына конкурс якын арада игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерик, Казанда Каюм Насыйрига һәйкәл кую тәкъдиме белән узган елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка республика язучылары мөрәҗәгать иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot