news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә шахматчы Рәшит Нәҗметдиновка һәйкәл куярга җыеналар

Казанда шахматчы Рәшит Нәҗметдиновка һәйкәл куярга җыеналар. Бу хакта «Интервью без галстука» программасында Республика шахмат, шашка һәм го спорт мәктәбе директоры Рөстәм Гарифуллин сөйләде.

«Хәзер без Вахитов һәйкәле янында бала белән уйнаучы тренерга һәйкәл булдыру идеясен уйлыйбыз. Тренер сыйфатында без Рәшит Нәҗметдинов образын алырга телибез, ә спортчы Анатолий Карпов булачак», - дип сөйләде Гарифуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге образлар очраклы сайланмаган. Анатолий Карпов Татарстан спортчысы һәм шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның укучысы булган.

«Татарстан спортчысы, шахматчы Рәшит Нәҗметдинов аның бер ел яки хәтта ике ел дәвамында тренеры булды, ул вакытта Карпов илнең балалар җыелма командасы әгъзасы иде. Шуңа күрә Нәҗметдинов бәләкәй Карпов белән шахмат уйнаган композиция безнең иҗтимагый тормышыбызны бизәячәк дип уйлыйбыз», - диде Гарифуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot