news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә «КАМАЗ» автомобиле тимер койманы аударган

Бүген иртән Казан үзәгендә, Татарстан урамында, Камал театры янында «КАМАЗ» автомобиле юл читендәге тимер койманы аударган. Социаль челтәрләрдә шуның фотолары чыкты.

Йөк машинасы буран һәм бозлавык аркасында юлда таеп киткәндер дип фаразлана.

«Татар-информ» агентлыгы бозлы яңгыр һәм бозлавык аркасында республикада шторм кисәтүе игълан ителүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot