news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә элемтә шкафларын Татарстанның милли билгеләре белән бизәделәр

Республика көне алдыннан «Ростелеком» Казан үзәгендәге җиде элемтә шкафына Татарстан символлары булган Зилант, Барс, өчпочмак, лалә һәм казан сурәтләре төшерде. Шәһәр халкы һәм кунаклары әлеге иҗади җимешләрне Большая Красная, Япеев, Тельман, Горький һәм Щапов урамнарында күрә ала.

«Вахитов районы – Казанның йөрәге, аның тарихы һәм йөзе. Биредә һәрбер кечкенә объект та игътибарга һәм җан җылысына лаек. Һәйкәлләр һәм бина фасадлары гына түгел, без гадәттә игътибар итми торган әйберләр дә мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә без «Ростелеком» белән бергә элемтә шкафларын сәнгать объектларына әверелдерергә карар кылдык. Алар Вахитов районын биредә яшәүчеләр өчен уңайлырак итәчәк, ә шәһәргә беренче тапкыр килүчеләрдә кызыксыну уятачак һәм шәһәрне кызыклырак итәчәк», – дип билгеләп үтте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов.

Һәр шкафка QR-код ябыштырылган. Аның аша кереп, Татарстанның милли билгеләре урнашкан урамнар турындагы кызыклы фактлар, шулай ук якын-тирәдәге истәлекле урыннар белән танышырга мөмкин. Проект сәхифәсендә бизәлгән барлык элемтә объектларының картасы басылган – аның ярдәмендә Казан үзәге буйлап җәяүле ял итү маршрутын планлаштыру бик уңайлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot