Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендә берничә машина катнашындагы юл һәлакәтендә сигез айлык бала зыян күргән
Николай Ершов урамында күпер астында Миллениум юнәлешендә берничә машина катнашындагы юл һәлакәте булган, авариядә сигез айлык бала зыян күргән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария кичә кичке уннар тирәсендә булган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, башта Haval автомобиле юлда торган Chevrolet машинасына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, Chevrolet юлда ватылып калган машинаны эвакуацияләргә ярдәм итәргә теләгән «Лада Гранта» автомобиленә килеп сыланган.
Юл-транспорт һәлакәтендә Chevrolet автомобилендә әнисенең алдында утырган сигез яшьлек сабый зыян күргән. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз