Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан үзәгендә башкорт биюе буенча остаханә булды
Горький паркында башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәм узды.
Казаның Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәм үтте. Бәйрәм барышында Казан халкына башкорт биюе буенча остаханә күрсәттеләр.
«Древо жизни» проекты кысаларында башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәмнең төп мәйданчыгында башкорт биюе буенча остаханәне Уфа шәһәреннән килгән «Самауырлы ритайым» проектында катнашучылар үткәрде. Алар шәһәр халкына парлы шаян бию, башкорт егетләре биюен тәкъдим итте. Шулай ук башкорт риваятенә багышланган «Җиде кыз» бию буенча остаханә күрсәттеләр.
«Әлеге бию «Җиде кыз» дигән фаҗигале риваять турында. Риваять буенча, җиде башкорт кызы, намусын саклап калу өчен, суга ташлана. Бу биюдә без күзләр белән гел аска карыйбыз, соңгы мизгелдә генә тамашачыга бер тапкыр карап алабыз», – дип аңлатты «Самауырлы ритайым» проектында катнашучылары һәм шәһәр халкы белән бергәләп әлеге биюне биеде.
- «Древо жизни» проекты Казан мэриясе һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауны һәм популярлаштыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз