news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк

21 июльдә Казан Кремленең Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасы образы белән традицион тәре йөреше узачак. Шуңа бәйле рәвештә 20 нче һәм 21 нче июльдә Казанның үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктау урыннары чикләнәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

21 июльнең 7:00 сәгатеннән 13:00 сәгатенә кадәр түбәндәге автомобиль юлларында хәрәкәт һәм туктау чикләнәчәк:

Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәрге участокта;

Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта;

Беренче Май мәйданыннан төшү, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;

Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;

Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү;

Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына төшү;

Батурин урамы, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;

Большая Красная урамы, Япеев урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;

К.Маркс урамы, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;

Япеев урамы, Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта (кирәк булганда);

Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта.

Шулай ук тәре йөрешен үткәрү сәбәпле 22, 28, 28а, 89 нчы номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.

7:00 дән 13:00 гә кадәр автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк:

22 номерлы автобуслар, энергетика университеты ягына таба барганда, Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Кире юнәлештә автобуслар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы –Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

28 нче номерлы автобуслар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

28а номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

89 номерлы автобуслар, энергетика университеты ягына таба барганда, К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Кире юнәлештә автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot