Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендә «Җәннәт бакчасы»: ТР Милли музеенда Россия ислам сәнгате күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда ислам сәнгатенә багышланган уникаль күргәзмә ачыла. Ул 13 майдан башлап 29 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
13 майдан башлап 29 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» исемле масштаблы күргәзмә үз ишекләрен ача. Экспозиция мөселман мәдәниятендә бакча образының тирән фәлсәфи һәм эмоциональ мәгънәсен ачарга омтыла.
Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Көнчыгыш дәүләт музее, Мәрҗани фонды һәм Стрит-артны өйрәнү институтының берлектәге хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Күргәзмәдә Татарстан, Дагыстан, Башкортстан һәм Кырымнан заманча рәссамнарның эшләре тарихи экспонатлар белән үрелеп бара.
Экспозиция алты тематик зонага бүленгән: Дөньяара (бәрзах), Бакча, Рухият, Мәхәббәт, Тән һәм Үлем. Күргәзмәнең кураторлары Әлфрид Бостанов һәм Полина Ёж проектның кеше кичергән «күчеш халәтләренә» нигезләнүен билгеләп үтә. Аларның фикеренчә, һәр зал – ул яңа рухи дөньяга адым. Күргәзмә башында тамашачы «бәрзах» – дөньяара киңлеккә эләгә. Монда комган һәм сөлгеләр ярдәмендә символик рәвештә ритуаль пакьлек – тәһарәт алу мөмкинлеге тудырылган, бу сакраль бакчага керер алдыннан әзерлек булып тора.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Безнең күргәзмәдә кешенең бер халәттән икенчесенә күчүе бик мөһим. Коръәндә җәннәт бакчаларының нинди булуы тасвирланган аять бар, тәкъва кешеләр анда мәңгелеккә кала. Без ислам диненнән һәм мәдәни карашлардан алынган туры булмаган ассоциацияләрне, метафораларны кулландык. Мәсәлән, «Бәрзах» бүлмәсендә бу дөньяның барлык борчулары пәрдә артында кала, бу – таныш материаль дөнья инде юкка чыккан, ә югары мәгънәләр әле тулысынча формалашып җитмәгән ишарәләр киңлеге», – дип аңлатты экспозициянең фәлсәфәсен Әлфрид Бостанов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бакча» залында совет мөселманнарының шәхси архивларыннан алынган фотосурәтләр аша көндәлек тормыш тарихы һәм бакча культурасы чагыла. Экспозицияне Самара өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче имче Хәҗәр әбинең аудио-хикәяләре тулыландыра.
«Хәҗәр әби гомер буе дәвалау белән шөгыльләнә, кешеләргә догалар аша рухи һәм физик шифа табарга ярдәм итә. Экспозициядә тәкъдим ителгән аудиоязмада аның үз тавышын ишетергә мөмкин. Ул балачак төшен тасвирлый: караватта әбисен кочаклап йоклап киткәч, төшендә алма бакчасына йөгереп чыгуын һәм анда Хозыр Ильясны очратуын бәян итә. Ислам космологиясендә Хозыр Ильяс – белемне буыннан-буынга тапшыручы һәм юл күрсәтүче символик образ», – диде Әлфрид Бостанов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Күргәзмәнең үзәк символы булып җәннәт агачы – Туба метафорасы тора. Кураторлар бу образны XVII гасыр кулъязмасыннан алганнар. Полина Ёж билгеләп үткәнчә, «тамырлары күккә караган агач» – ул кеше рухияте символы. Гәүдәсе белән җирдә яшәсә дә, кеше үзенең тамырлары белән рухи дөньяга тоташкан. Бу бүлмәдән соң тамашачы алдында мәхәббәт, тән яки үлем бүлмәләрен сайлау мөмкинлеге тудырыла.
«Мәхәббәт» залында заманча мөселман модасы һәм XIX гасыр татар хатын-кызларының реставрацияләнгән костюмнары «ике хур кызы» диалогы рәвешендә тәкъдим ителә. Кураторлар фикеренчә, бу музей экспонатлары белән заманча сәнгатьнең бер-берсе белән бәхәсләшмәвен, ә тыгыз элемтәгә керүен символлаштыра. «Тән» залында ислам медицинасына игътибар бирелсә, «Үлем» залында төрки дөньяның кабер ташлары үрнәкләре һәм аларның рәсемнәре урын алган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Күргәзмәдә борынгы кулъязмаларны һәм альбомнарны аудио-язмалар һәм яктылык эффектлары аша өйрәнеп була, ә тарихи әйберләрне заманча рәссамнарның иҗаты, флористик композицияләр һәм ольфактор композицияләр (төрле исләр – иск. «Татар-информ») тулыландыра. Борынгы кулъязмалар, Алтын Урда зәркән бизәнү әйберләре Марат Алиәкбәров, Рөстәм Кубик, Зөлфия Илькаева һәм Җамилә Шах кебек рәссамнарның заманча интерпретацияләре белән бергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз